news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дөньяда коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр саны 500 миллионнан артып киткән

Дөньяда коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләрнең гомуми саны 500 186 525кә җиткән. Бу хакта «Российская газета» Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, пандемия башланганнан бирле 6 190 349 кеше коронавирус корбаны булган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында элегрәк коронавирус пандемиясе әле тәмамланырга уйламый һәм уяулыкны сакларга кирәк дип белдергәннәр иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot