news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньяда коронавирус белән авыручылар саны өч ай эчендә максимумга җитте

Узган атнада дөньяда коронавирус йоктыру очраклары 7,2 миллионнан артып китте. Бу узган елның шушы чорына караганда 0,7 миллионга күбрәк. Ковид белән авыру очраклары апрельдәге кебек үк дәрәҗәдә, диелә ТАСС хәбәрендә.

Шул ук вакытта, үлем очраклары, киресенчә, кимегән. Европадагы күпчелек илләрдә соңгы җиде көндә ковид йоктыру очраклары җитди рәвештә кими. Инфекция таралуның иң югары темплары һаман да Германиядә саклана. Атна башында монда бер тәүлектә 160 мең яңа очрак теркәлгән булса, атна ахырында инде 100 меңнән кимрәк. Франциядә һәм Италиядә күрсәткечләр 120 меңнән 60 меңгә кадәр төшкән. Шул ук вакытта Испаниядә, Польшада һәм Австриядә авыручылар саны арта.

Төньяк Америка илләрендә ковидка бәйле вазгыять тынычлана, авыручылар саны кими.

Дөньяда ковид белән авыручылар саны арту нигездә Азия илләре хисабына бара. Пандемия башланганнан бирле, Япониядә беренче тапкыр узган тәүлектә коронавирус йоктыручылар саны 200 меңнән артып киткән. Узган атна белән чагыштырганда, бу сан ике тапкырга арткан, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100