Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дөньяда Covid-19 белән авыручылар саны ярты миллиардтан артып китте
Пандемия башланганнан бирле дөньяда коронавирус инфекциясенең 500 миллионнан артык очрагы ачыкланган. Джон Хопкинс университетына сылтама белән, «Известия» шундый мәгълүматлар чыгарды.
Мәскәү вакыты белән 1.20 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, коронавирустан барлыгы 500 363 741 кеше авырган, ә үлүчеләр саны 6,1 миллионнан артып киткән.
Шул ук вакытта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы узган атнада коронавирус ачыкланган очракларның чирек тапкыр кимүе турында белдерде. «4 нче апрельдән 10 нчы апрельгә кадәр Covid-19 белән авыручылар һәм аннан үлүчеләр саны өченче атна рәттән кими», — дип аңлатканнар оешмада.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз