news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөнья тирәли сәяхәт иткән Алмаз Алиев: Россиядә иң беренчеләрдән булып Европаны урадык

Дөнья тирәли сәяхәт иткән Алмаз Алиев: Россиядә иң беренчеләрдән булып Европаны урадык
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Яхталар капитаны, спорт мастеры Алмаз Алиев әйтүенчә, татарстанлылар елгалар һәм диңгезләр буйлап Европага һәм дөнья тирәли сәяхәтләрне беренчеләрдән булып башлаганнар.

«Җилкәнле суднода йөрүләрне узган гасырның 90нчы елларында башладым. Ул чорда әле Татарстаннан ерак җирләргә су буйлап чыгып китүчеләр юк иде әле. 1991 елда Татарстан тарихында тәүге шундый зур сәяхәт башкардым. Төркия башкаласы Стамбулга барып кайттык. Ул чакта 3 яхта белән бардык. Андагы бихисап татарлар белән күрештек, дуслаштык. Шуннан соң, Россиядә иң беренчеләрдән, 1994-95 елларда Европаны урап кайттык. Иң башта Иделдән төшеп, аннан Азов һәм Кара диңгезләрне аша йөздек. Балтикалар аркылы урап кайткан идек», – дип сөйләде Алмаз Алиев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шулай ук әңгәмәдәш сүзләренә караганда, ул ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан да сәяхәт оештырган.

«Иң беренче тапкыр 7 метрлы җилкәнле яхтада сәяхәт иттек. Европаларны урап кайткач, Җир шарын да әйләнәсем килде. Ике укучым белән белән Санкт-Петербургтан 11 метрлы җилкәнле яхта сатып алдык. Без 2020 елны дөнья тирәли сәфәргә кузгалырга җөрьәт иттек һәм аны ТАССРның 100 еллыгына багышладык. Бу сәяхәтебез 9 айга сузылды. Билгеле, коронавирус пандемиясе кыенлыклар тудырды», – диде ул.

Алиев әйтүенчә, пандемия аларның планнарына үзгәрешләр керткән.

«Кызганыч, дөнья тирәли сәяхәт вакытында татарлар яшәгән чит илләргә диаспоралар белән очраша алмадык. Шулай да, заправкаларда, кибет белән кафеларда күрешү бәхетенә ирештек. Әлбәттә, сәяхәтләрне һәрвакыт күңелем сорый. Шуннан соң мин – Татарстанымның патриоты да бит әле. 90нчы еллар дәверендәге сәяхәттә без чит илләрне ТР флагы белән урап кайттык. Ул вакытта күпләр безнең белән бик каты кызыксындылар. Сәяхәтчеләр аз иде бит әле», – дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100