news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Түбән Камада «Адымнар» мәктәбен ачты

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Түбән Камада «Адымнар» мәктәбен ачты
Түбән Кама районы матбугат хезмәте

1 сентябрь, Белем көнендә, Түбән Камада тантаналы рәвештә «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы ачылды. Мәктәп линейкасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә булды.

«Кадерле балалар, ата-аналар, укытучылар! Бүген 470 меңгә якын бала мәктәпкә бара, - дип сәламләде Рөстәм Миңнеханов тантанага җыелган халыкны. – Бездә «Адымнар» мәктәбе кебек белем бирүнең шундый яңа формасы булуы бик тә куанычлы. Бу – иң заманча технологияләр. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы бу идеяне уйлап табып кына калмады, ә гамәлгә дә ашыра. Балалар һәм әти-әниләр программадан канәгать калыр дип ышанам. Бу – дөнья дәрәҗәсендәге мәктәп комплекслары, биредә белем бирү программалары да үзенә бертөрле, заманча».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге көннән Татарстанда шундый алты комплекс эшләячәк, Түбән Камада бишенчесе ачыла. Республика Президенты балаларны яңа уку елы башлануы белән котлады. «Мәктәп сезнең өчен икенче өйгә әверелүен телим. Өегезгә караганда мәктәптә бәлки күбрәк тә вакыт үткәрерсез», - диде Президент.

Минтимер Шәймиев мондый белем бирү комплексының нәкъ менә Түбән Камада ачылуының әһәмиятен билгеләп үтте. Химиклар шәһәре – илдә нефть химиясе үзәкләренең берсе һәм өч телдә белем алу өчен тиешле шартлар тудыру бик тә мөһим.

«Безнең өчен иң мөһиме – балалар. Киләчәк – сезнең кулларда. Бишенче мәктәп нәкъ менә Түбән Камада ачыла! Биредә төзүчеләр илдә иң яхшы нефть химиясе комплексларының берсен булдырды», - диде Минтимер Шәймиев һәм исәп буенча бишенче мәктәптә бары тик «5»легә генә укырга кирәклеген искәртте.

«Адымнар – Түбән Кама» гимназиясе Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды ярдәмендә рус, татар һәм инглиз телләрендә белем бирә торган полилингваль комплекслар булдыру программасы кысаларында төзелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot