Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дөнья чемпионы Артур Хәкимов Ульяновск өлкәсендә татар көрәше турында сөйләде
Дөнья чемпионы Артур Хәкимов Ульяновск өлкәсендә татар көрәше турында сөйләде. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте яза.
Ульяновск өлкәсенең «Булгарская застава» агротуристик тарихи-мәдәни комплексында «Бөек Идел юлы» проекты кысаларында көрәш буенча мастер-класс һәм милли спорт төре презентациясе уздырылган. Чарада барлыгы 8000нән артык кунак катнашкан.
Мастер-классны көрәш буенча 2 тапкыр Роосия һәм дөнья чемпионы Артур Хәкимов үткәргән, ул кунакларны милли спорт төре барлыкка килү тарихы белән таныштырган һәм үзенең спорт тәҗрибәсе белән уртаклашкан.
Чарада шулай ук Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских да катнашкан. Ул төбәктә көрәш милли спорт төрен популярлаштыруның мөһимлеген билгеләп үткән.
Фото: © Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте
- Артур Хәкимов тумышы белән Ульяновск өлкәсе Чардаклы районы Енганай авылыннан. Көрәш буенча 2 тапкыр Россия һәм дөнья чемпионы, БРИКС илләре уеннары җиңүчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз