news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Донор төбәкләр исәбенә федераль бюджетны тоту раскулачиваниегә тиң – Фәндәс Сафиуллин

Сәясәтче чын мәгънәсендә федерализм әлегә юк, дип саный.

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россиянең казнасын тулыландыра торган донор төбәкләрне акрынлап талавы “цивилизацияле раскулачивание”гә тиң. Җәмәгать эшлеклесе, 1990-1999 елларда Татарстан парламенты 1999-2003 елларда Россия Дәүләт Думасы депутаты Фәндәс Сафиуллин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә интервьюсында шулай дип белдерде.

Искәртеп үтик, кичә Мәскәүдәге “Гайдар форумы”нда “Яңа төбәк сәясәте” темасына уздырылган экспертлар дискуссиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов закондагы үзгәрешләр нигезендә бюджет кыскартылуы проблемасын билгеләп үтте.  Ул федераль үзәк кризис аркасында авыр хәлдә калган төбәкләргә бай регионнардан тартып алып ярдәм итәргә түгел, ә акча эшләүнең башка юлларын эзләргә кирәклеген әйтте. Президент фикеренчә, төбәкләргә күбрәк вәкаләтләр бирергә кирәк.

"Гайдар форумы"нда Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов та федераль үзәкнең төбәкләргә карата бюджет сәясәтен тәнкыйть итте. Аның фикеренчә, бюджетка үзгәрешләр кертергә кирәк. Субъект башлыклары җирле вәкаләтләрне киңәйтүне сорады.

Фәндәс Сафиуллин Татарстан Президентының чыгышын хуплавын белдерде. "Бу мәсьәләне күптән көйләргә кирәк иде инде. Ничә еллар элек хәл итәсе мәсьәлә иде бу. Россиянең казнасын тулыландыра торган донор төбәкләрне акрынлап талау – раскулачиваниенең бер формасы. Башкаларның эшләрен үзгәртмичә, булдырганнарны гына талау раскулачиваниедән бернәрсәсе белән аерылып тормый. "Цивилизацияле раскулачивание" дияр идем мин моны. Бөтен әйберсен талап, өеннән куып чыгару түгел, ә менә мондыйрак формада”, - дип белдерде әңгәмәдәш.

Фәндәс Сафиуллин фикеренчә, Россия икътисади реформаларны бөтен Россия күләмендә үткәрергә әзер түгел. “Булдыра алганнарны гына савып, бюджетны асрау, үзләренә үсәргә стимул булдыра белмәү яисә теләмәү. Безне артык талау Россиянең көтмәгәндә килеп чыккан чыгымнарына бәйләнгән, ә икътисад үсми”, - ди сәясәтче.

Әңгәмәдәш өченче сәбәпне Россия байлыклары тигез бүленмәүдә күрә. “Мәсәлән, “Роснефть”не җитәкләгән Сечинның бер көнлек эш хакы 5 млн сум. Бөтен кергән керемнәрен санап, еллар көненә бүлсәң, шулай килеп чыга. Андый җитәкчеләр бер ул гына түгел. Менә шушы байлыкның тупланышы буенча контраст шушы проблеманы китереп чыгара. Әгәр без үзебездә булган байлыкны гадел рәвештә куллансак, бездән дә бай ил булмас иде. Бүгенге проблема да булмас иде”, - ди ул.

Гаделлек булсын өчен, бюджет федерализмы дигән нәрсә тормышка ашырылырга тиеш, дип саный Фәндәс Сафиуллин. “Мәсәлән, 50 процент салымнарны без ясак рәвешендә федераль хакимияткә җибәрәбез, 50 процент республикада калырга тиеш. Шул 50 процентның яртысы республика казнасында калса, яртысы муниципаль берәмлекләргә, җирле хакимияткә җибәрелергә тиеш. Менә шул чакта гадел була. Швейцариядә, мәсәлән, белүемчә, шундый принцип. Анда 50 гә 50 түгел, субъектлар күбрәк тә ала бугай әле”, - диде ул.

Фәндәс Сафиуллин әйтүенчә, “раскулачивание” бездә чын мәгънәсендә федерализм әлегә юк икәнлеген күрсәтә. “Россия үзен федерация дип игълан итсә дә, ул федерация түгел, унитар дәүләт. Дәүләтнең киңәергә мөмкинлеге юк, үз эчендәге эшли белгәннәрне талау бара”, - дип белдерде ул.

“Әле бүген генә “Эхо Москвы”ның Казан филиалын тыңладым – кичәге сөйләү аркасында Татарстан Президентының абруе бик түбәнгә төшкән, янәсе. Хәзер шуның белән куркытмакчы булалар. Әгәр сине таласалар, “рәхмәт, безне дә тагын искә алдың” дип елмаеп кына торырга тиеш икәнбез. Ә дөресен әйтә башлагач, яратмый гына түгел, сине начар итеп саныйлар. Талаганда, русча әйткәндә, “божья роса” итеп кабул итәргә кирәк булган. Ә мөселман буларак әйткәндә, алар логикасы буенча: “Аллаһ кушканча синең сабырлыгыңны сыныйлар, түз”, - дип кабул итәсе кала”, - дип билгеләп узды Фәндәс Сафиуллин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100