news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Донецкиның Торез шәһәре имамына «Хезмәттәге казанышлары өчен» медале тапшырылды

Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рәшит Брагин Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән «Торез мөселманнар җәмгыяте» (ДНР мөселманнары Диния нәзарәте, РФ мөселманнары Диния нәзарәте) дини оешмасы имамы Сәйдәш Әхмәдышевка « Хезмәттәге казанышлары өчен» медален тапшырды.

Сәйдәш Әхмәдышев - Торез шәһәре мөселманнарының рухи һәм мәдәни тормышын торгызу инициаторларының берсе. Ул беренчеләрдән булып махсус хәрби операциядә – Мариупольне азат итүдә катнашты, Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбрә итә.

Рәшит Брагин сүзләренчә, Сәйдәш Әхмәдышев авыр яраланган һәм берничә катлаулы операция кичергән (нәтиҗәдә кулсыз калган). Ул үз үрнәгендә диндәшләрен дини белем алуга рухландыра, аларның иманын ныгыта. Торезның мөселманнар җәмгыяте имамы дини белемне мөстәкыйль рәвештә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot