news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Донецкида Мәүлид кичәсе булды

Изге­ Рабигүл әүвәл ае дәвамында Донецк Халык Республикасы мөселманнары барлык мәчетләрдә һәм гыйбадәт йортларында Мәүлид бәйрәмен билгеләп үттеләр. Мәҗлесләрдә салаватлар сөйләделәр, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г. в.) пәйгамбәрлек юлы турында вәгазьләр тыңладылар. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәүлид бәйрәмен Донецкида 3 октябрьдә уздырдылар. Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) тууы уңаеннан тантананы Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештырды.

Чарада РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең Көньяк федераль округы буенча тулы вәкаләтле вәкиле Наил хәзрәт Коләхмәтов, республиканың мөселман җәмгыятьләре, Донецк Халык Республикасы Азәрбайҗаннар конгрессы вәкилләре, Самара өлкәсеннән кунаклар катнашты.

Сәламләү сүзе белән Республика Мәүлиден имам-мөхтәсиб Наил Коләхмәтов ачты. Ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г. в.) тормышы, абруе һәм игелекле эшләре турында сөйләгәде.

Донецк мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Вахит Агишев тантанада катнашучыларны Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рәшид хаҗи Брагин исеменнән котлады. Шулай ук сәламләү сүзе белән Азәрбайҗан конгрессы рәисе Малик Пирвердиев, Самара өлкәсе мөфтие Талип Яруллин, республиканың мөселман җәмгыятьләре вәкилләре чыгыш ясады.

Мәүлид тәмамлангач, анда катнашучылар, Аллаһы Тәгаләдән тынычлык, фатиха һәм мәрхәмәт сорап, дога кылды.

Гадәттәгечә, чарадан соң бәйрәмдә катнашучылар бәйрәм табыны артына җыелды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100