Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Донецкида Муса Җәлилгә һәйкәл куелачак һәм яңа сквер булдырылачак
Донецк Халык Республикасында Советлар Союзы Герое, татар халкының легендар патриот-шагыйре Муса Җәлилнең якты истәлегенә багышланган һәйкәл (бюст) куелачак һәм аның тирәсендә яңа сквер булдырылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүгенге көндә әлеге проектны тормышка ашыру юлында беренче адымнар ясалган. Оештыручылар тарафыннан монумент куелачак мәйдан төгәл билгеләнгән һәм территорияне чүп-чардан чистарту, төзелеш алды әзерлеге эшләре башкарылган. Истәлекле сквер булдыру һәм Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган бюст урнаштыру уртак тарихи хәтерне саклауда һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә бик мөһим адым булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз