Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Донецк Халык Республикасында хәрбиләргә гуманитар ярдәм тапшырылды
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Донецк Халык Республикасында эш сәфәре дәвам итә.
Сәфәр кысаларында хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм тапшырылды. Ул «Дуслык» Самара төбәк иҗат иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды. Оешманың җитәкчесе – Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы әгъзасы Фәхретдин Канюкаев.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, гуманитар ярдәм йөгенә 200 генератор, 200 янгын сүндергеч, 20 электродвигатель һәм башка кирәкле әйберләр кергән иде. Ярдәмнең иң зурысы – Шевроле-Нива автомобиле «Ибраһим» позывнойлы хәрбигә бирелде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз