Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Донецк Халык Республикасында Муса Җәлил һәйкәле ачылачак
Донецк Халык Республикасында Советлар Союзы Герое, татар халкының легендар патриот-шагыйре Муса Җәлилнең якты истәлегенә багышланган һәйкәл (бюст) куелачак һәм аның тирәсендә яңа сквер ачылачак. Әлеге төзекләндерү эшләре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан оештырылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге бюстның авторы — Санкт-Петербург шәһәреннән танылган скульптор Венера Абдуллина.
Әлеге проект Татарстан Республикасы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Истәлекле сквер төзү һәм Җәлил каһарманлыгына багышланган бюстны урнаштыру уртак тарихи хәтерне саклауда һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә бик мөһим адым булып тора, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз