news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе дәүләт бүләгенә лаек булды

Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин Указы белән Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Донецк шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәшит Брагин «Донецк Халык Республикасы алдындагы казанышлары өчен» дәүләт бүләгенә лаек булды. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләкне республика башлыгы исеменнән Донецк Халык Республикасы Хөкүмәте һәм администрациясенең эчке сәясәт департаменты директоры Артем Фомин тапшырды.

Донбасс мөселманнарының рухи лидеры Рәшит Брагин бу бүләккә гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә һәм Донецк Халык Республикасының куәтен ныгытуга юнәлтелгән нәтиҗәле дәүләт һәм иҗтимагый эшчәнлеге, шулай ук гуманитар, хәйрия эшчәнлегендәге, Донецк Халык Республикасы гражданнарының кешелек дәрәҗәсен һәм хокукларын яклаудагы аерым казанышлары өчен лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot