news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Донецк мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе: Бездә хәләл индустрия аз, ә ихтыяҗ зур

Донецк мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе: Бездә хәләл индустрия аз, ә ихтыяҗ зур
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумында катнашучылар арасында Донецк Халык Республикасыннан килгән имамнар да бар. Алар бирегә ТР Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан чакырылган.

«Без бу форумга олуг өметләр баглыйбыз. Безнең төбәкләрдә хәләл азык-төлек, кафе табу гаять кыен, ә ихтыяҗ бар! Шуңа күрә, хәләл индустрияне үстерәсебез килә. Дин кардәшләребез кайчан хәләл товарлар сата торган кибетләр, туклану урыннары ачылыр инде, дип көтә...», — диде Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Рәшит Брагин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әңгәмәдәш шулай ук алар яшәгән төбәккә дин әһелләренә мохтаҗ булуын әйтте. «Бездә бүгенге көндә яшьләр дә, өлкәннәр дә бертигез дингә тартыла. Тик менә имамнар җитмәү проблемасы кискенләшә. Өлкән яшьтәге муллаларыбыз вафат инде. Шулай да ислам университетларында укучы якташ шәкертләребез булуына сөенеп торабыз», — диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Шулай да, Рәшит хәзрәт билгеләвенчә, соңгы елларда дини белем, хәләл индустрия зур үсеш ала. Бу күренешкә «KazanForum» да йогынты ясый, дип фикерли ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100