news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Донецк мөселманнары Һади Такташның Сыркыды авылындагы музеенда булды

Донецк Халык Республикасы мөселманнары Сыркыдыда (Мордовия Республикасы) үткәрелә торган Авыл көнен түземсезлек белән көтте. Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган узган елгы сәфәрдән соң якташлар белән мондый очрашуларны ел саен уздыру турында карар кабул ителде.

Тумышы белән Мордовия һәм Түбән Новгород өлкәсе авылларыннан булган 21 кешелек төркем ерак юлга кузгалды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөфти Мөкаддәс Бибарсов чакыруы буенча сәфәрдә катнашучылар Саратовта тукталды, биредә аларны бик җылы кабул иттеләр. 10 июльдә Сыркыды клубы халык белән шыгрым тулды. «Авыл көне»нә Донбасс, Мәскәү, Саранск, Саратов, Торбеево һәм хәтта күрше авыллардан да килделәр.

Шул ук көнне мәшһүр шагыйрь Һади Такташ музеенда да булдылар. Якташлар килешкә татар әдәбияты классигының бюстына реставрация ясаганнар. Музей директоры Равилә Коновалова экскурсия вакытында 2024 елда Сыркыдыга килгән меценат Алим Брагин биргән хәйрия акчасына музейның түбәсен ремонтлаулары турында сөйләде. Шулай ук Донецкида туган Илдар Брагин да Сыркыдыда булып киткән. Авылның тарихы һәм үз тамырлары белән кызыксынып, ул Уфа шәһәре архивыннан авылның 1832 елдан башланган метрикаларының фотокүчермәләрен соратып алган (аларда барлык язмалар да гарәп хәрефләре белән татар телендә язылган), сакланып калган текстларны, рус теленә тәрҗемә итеп, музейга бүләк иткән. Экскурсия тәмамлангач, Рәшит Брагин Донецк шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе Һади Такташ музеен шефлыкка алуы турында белдерде.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларын искә алып, Донецк мөселманнары Ватанны саклаучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды, туганнары җирләнгән каберләрне зиярәт кылды һәм кичкә кадәр җирле халык белән аралашты.

11 июльдә Сыркыды авылы мәчетендә, җомга намазына чакырып, беренче тапкыр азан яңгырады.

news_right_1
news_right_2
news_bot