Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ростов-Донда татар халкының Сабантуй бәйрәме узды

https://tatar-congress.org/
Узган шимбәдә, 3 июньдә, Ростов-Донда татар халкының Сабантуй бәйрәме узды. Ул бу шәһәрдә 2003 елдан бирле үткәрелә. «Бөтендөнья татар конгрессы» сайты шул турыда хәбәр итә.
Төбәкнең сәясәт һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Максим Даниленко сүзләренчә, Сабантуй бәйрәме барлык катнашучыларны Дон халыкларының күпмилләтле гаиләсенә берләштерә.
Плевен исемендәге паркта узган бәйрәмдә милли ризыклар - чәк-чәк, пәрәмәч, өчпочмак һәм бавырсактан авыз итеп булды. Бәйрәм кунаклары фотокүргәзмә, халык иҗаты әйберләрен сату ярминкәсен карады, милли киемнәр белән танышты.
Тамашачылар капчык киеп, көянтә белән, кашыкта йомырка белән йөгерү, чүлмәк вату кебек уеннарда катнашты. Милли көрәш спорт мәйданчыгы үзәгендә узды. Көрәштә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр бирелде, ә бәйрәмнең абсолют батырына бәрән бүләк ителде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз