news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Донбасстан кайткан 19 укучы Татарстанда Төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырачак

Донбасстан Татарстанга мәҗбүри күченеп кайткан унтугыз укучы республикада Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) һәм Бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ) тапшырачак. Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында узган брифингта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин шул турыда хәбәр итте.

«Татарстанда Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан килгән 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 12 укучы, 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 7 укучы бар. Бездә барлыгы 19 кеше мәктәпне бетерә. Без алар белән аралаштык, бик яхшы чыгарылыш сыйныф укучылары, интеллектуаль яктан бай, акыллылар», – дип белдерде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Һадиуллин билгеләп үткәнчә, Донбасстан килгән укучылар рус теленнән әңгәмә рәвешендәге  сынау тапшырмаган, әмма арадаш аттестация нәтиҗәләре буенча имтиханнарга кертелгән.

«Имтиханнарны сыйныфташлары белән бергә тапшырсыннар өчен уңайлы шартлар тудырачакбыз. Без аларга ярдәм итәргә тиеш. Тик алар өчен дә имтиханнарда шундый ук таләпләр. Имтиханнар вакыты, процедурасы – берни дә үзгәртелми», –  дип ассызыклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot