Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Донбасстан эвакуацияләнүчеләргә ярдәм иткән өчен, Пушилин Миңнехановка рәхмәт әйтте
Татарстан гуманитар ярдәм белән һәм күченеп китәргә мәҗбүр булган кешеләрне урнаштырып Донбасска зур булышлык күрсәтте. Донецк Халык Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин Казанда ачылган Татарстан машина төзелеше форумында шулай дип белдерде.
«Махсус хәрби операция башлангач, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов сезнең Хөкүмәткә Донбасстан эвакуацияләнгән кешеләргә ярдәм итәргә кушты һәм безнең гражданнарны ачык йөз белән каршы алдылар, кирәкле бөтен әйбер белән тәэмин иттеләр. Моннан тыш, Татарстан Донбасска даими рәвештә гуманитар ярдәм төялгән фуралар озатты, аларны азат ителгән территорияләрдә аеруча көтеп алдылар. Татарстандагы битараф булмаган кешеләрнең ярдәме безнең өчен бик тә мөһим», - диде Пушилин.
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан машина төзелеше форумы ачылды, аның эшендә Россия һәм якын чит илләрнең машина төзү компанияләре вәкилләре катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз