news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Донецк Халык Республикасында Донбасс мөхтәсибәте оештырдылар

Донецк Халык Республикасында Донбасс мөхтәсибәте оештырдылар
https://www.muslim.ru

Бүген, 22 апрель көнне, Шахтерск шәһәре мәчетендә Донецк Халык Республикасының Мөселман җәмгыяте вәкилләре съезды узды. Алар Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтен (Донбасс мөхтәсибәтен) оештыру турында игълан ителде.

Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе итеп Рашид Брагин, имам мөхтәсиб итеп Рушан Таиров сайланды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасына Шахтерск шәһәренең матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте мөфти шәех Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте белән берлектә эшләячәк, диелә хәбәрдә.

Съезд башланыр алдыннан Рушан Таиров Коръән аятләрен укыды һәм дога кылды. Аннары барлык һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Оештыру конференциясе Донецк Халык Республикасы мөселман җәмгыятьләрен берләштерү, алга таба да дини эшчәнлекне оешкан рәвештә һәм берләшеп алып бару максатында эшли. Аны булдыруга Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин хәер-фатихасын бирде. Ул катнашучыларны видео аша рус һәм татар телләрендә сәламләде, диелә хәбәрдә.

«Кадерле дин кардәшләрем, милләттәшләрем! Мөхтәрәм аксакаллар! Аллаһ Раббыбыздан Донбасс халкына иминлек вә тынычлык сорап, бүгенге мәҗлесегезнең нәтиҗәләре хәерле, уңышлы булсын, динебезгә, милләтебезгә файда вә алгарыш китерә торган булсын дия догада калам. Һәрбарчагызга иң изге теләкләрем вә хәер догаларымны җиткерәм», – диелә мөфти мөрәҗәгатендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100