Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Донбасска хат» хәйрия концертын оештыручы Вәсим Вахитов: Әлеге эштә берәү читтә калмады
Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Донбасска хат» хәйрия концерты узды. Концертны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре «Актаныш» якташлар җәмгыяте һәм Актаныш районы администрациясе үткәрде. Казандагы «Актаныш» якташлык җәмгыяте җитәкчесе, әлеге концертны оештыручы Вәсим Вахитов Актаныш районы халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрле яклап ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте.
«Актаныш районы инде дүртенче тапкыр шундый күркәм чара оештыра. Чараның төп максаты – республикабыздан, Актаныш районыннан хәрби операциягә киткән егетләргә төрле яклап ярдәм күрсәтү. Әлеге кирәкле эштән бер кеше дә читтә калмады. Бөтен халык ярдәм иткәндә генә без җиңүгә ирешәчәкбез. Егетләребез тизрәк әйләнеп кайтсыннар дип теләп торабыз, аларны гаиләләре, райондашлары, якыннары көтә. Киләчәк концертны без «Донбасска хат» исеме белән генә түгел, җиңү исеме белән бәйләрбез. Ярдәмебезне дәвам итәчәкбез, алга таба планнарыбыз зур», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Вәсим Вахитов Актаныш районы Киров авылында яшәүче 85 яшьлек Дөлфирә Каһированы әлеге эштә үрнәк итеп күрсәтте.
«Хәзер өлкән яшьтәге апаларыбыз дә фронт өчен дип битлекләр, сеткалар бәйлиләр, балалар да төрле яклап ярдәм итә. Актаныш районының Киров авылында яшәүче Ленин ордены кавалеры, бөтен гомерен авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаган Дөлфирә Каһирова махсус хәрби операциядәге ватандашларга мотоцикл җибәрде. Менә нинди ярдәмчел кешеләребез бар, без алардан үрнәк алырга тиеш!», – дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз