Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Донбасска барган 25 табиб Казанга кайткан
Донбасска эш сәфәре белән барган 25 табиб Казанга кайткан. Бу хакта «Татарстан медицинасы» Телеграм-каналы хәбәр итә.
Табиблар эш сәфәреннән кичерешләре белән уртаклашкан. "Һәр тарих истә калырлык. Без сәламәтлекләрен тикшергән кешеләр бик начар шартларда яши - утсыз, су һәм газсыз подвалларда. Алар ярдәм сорап кына түгел, ә эчләрен бушатырга, үз халәтләре белән бүлешергә килде. Бездән өмет, ышаныч белән китүләре сөендерә", - дигән УЗИ табибы Юрий Дзукаев.
25 табиб арасында Республика клиник хастаханәсеннән һәм Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсеннән хирурглар, шәфкать туташлары, медбратлар, фельдшерлар, автомобиль йөртүчеләр булган.
"Башкарган эшегез, һөнәри бурычыгызны үтәвегез өчен рәхмәтемне белдерәсем килә", - дигән сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков. Барлык табиблар бүләкләнәчәген әйткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз