news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дональд Трампны Нобель премиясенә тәкъдим итәргә телиләр

Камбоджа (Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге дәүләт – Т-и иск.) Таиланд һәм Камбоджа арасындагы низагны җайга салуда катнашканы өчен Кушма Штатлар Президенты Дональд Трампны Нобель премиясенә тәкъдим итәргә тели. Бу хакта Wall Street Journal газетасы Камбоджа Хөкүмәте вице-премьеры Сун Чантол сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

«Ул (Трамп - Т-и иск.) Нобель премиясен низагны җайга салуда катнашканы өчен генә түгел, башка төбәкләрдәге эше өчен дә алырга тиеш», – диде Чантол.

Элегрәк Трамп Камбоджа һәм Таиланд лидерлары белән сөйләшкән иде. Кушма Штатлар Президенты билгеләп үткәнчә, Америка низаг тәмамланганчы бу илләр белән сәүдә килешүләре төземәячәк. Соңрак, Трамп сүзләренчә, ил хакимияте утны туктату турындагы килешүне әзерләү өчен кичекмәстән очрашырга ризалашкан.

Чантол билгеләп үткәнчә, илләр Трамп катнашыннан башка низагны туктату турында килешә алмас иде. Нәкъ менә шуңа күрә дә Камбоджа Хөкүмәте АКШ Президенты кандидатурасы уңаеннан Нобель комитетына мөрәҗәгать итәргә ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot