news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дональд Трамп үз криптовалютасын чыгаруы турында белдерде

Кушма Штатларның 47нче Президенты Дональд Трамп (инаугурациясе 2025 елның 20 гыйнварында узачак) үз криптовалютасын чыгаруы турында белдерде. Трамп исемендәге мемкоин $TRUMP дип атала. Америка сәясәтчесе социаль челтәрләрендә шулай дип язган.

«Трамп исемендәге яңа рәсми мемкоин чыкты. Трамп турындагы минем махсус берләшмәгә кушылыгыз. Хәзер үк үзегезнең $TRUMP ны алыгыз», - диелә Трампның постында (ТАСС хәбәре буенча).

Шулай ук текст астында сылтама бар: аның буенча күчеп, кулланучылар «Трамп криптасы»н сатып алып була торган сайтка эләгә. Әлеге порталда Трампның кулын күтәреп төшкән сурәте бар. Мемкоинның эмблемасы – АКШның сайланган Президентының кулын күтәреп торган ишарәсе, дип яза «Татар-информ».

news_right_1
news_right_2
news_bot