Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дональд Трамп Украинадагы низагны җайга салу кирәклеге турында белдерде
АКШта Президент сайлауда җиңгән Дональд Трамп Украинадагы низагны тәмамларга вакыт дип белдерде. Ак йортның булачак хуҗасы әлеге мәсьәлә буенча тырышып эшләргә вәгъдә бирде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Без Якын Көнчыгыш буенча да, шулай ук Россия һәм Украина буенча да бик тырышып эшләячәкбез. Моңа чик куярга кирәк. Россия һәм Украинага туктарга вакыт», - диде Трамп.
5 ноябрьдә АКШта Президент сайлау узды, анда республикачы Дональд Трамп җиңде. Ул сайлаучыларның 312 тавышын җыйды, шул ук вакытта җиңү өчен 270 тавыш та җитә иде. Сайлау алды кампаниясе барышында Трамп берничә тапкыр Украинадагы низагны җайга салу һәм сөйләшүләр процессын башлау турында фикерен белдерде.
Трамп 2017-2021 елларда АКШ Президенты вазифасын биләгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз