Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дональд Трамп Россиягә каршы яңа санкцияләр турындагы законга кул куйды
АКШ Президенты Дональд Трамп Россиягә каршы яңа санкцияләр кертү мөмкинлеген күздә тоткан законны раслады. Бу хакта Ак йортта хәбәр иттеләр.
Шул ук вакытта документта билгеләнгән чаралар автоматик рәвештә үз көченә керми: аларны куллану турындагы соңгы карарны АКШ президенты үзе кабул итәчәк. Сенатор Линдси Грэм* (Россиядә террористлар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән) башлап җибәргән закон проектын моңа кадәр АКШ Конгрессының ике палатасы да – Сенат та, Вәкилләр палатасы да хуплаган иде.
«Президент H.R. 5334 номерлы законга кул куйды. «Линдси О. Грэм исемендәге Россия һәм Иранга каршы 2026 елгы санкцияләр кертү турындагы закон» Россиягә карата закон белән билгеләнгән санкцияләрне, пошлиналарны һәм чикләүләрне киңәйтә, аларны куллануга рөхсәт бирә, шулай ук Иранга каршы булган санкцияләрнең гамәлдә булу вакытын озайта», – диделәр Ак йортта.
Документның төп үзенчәлекләренең берсе – АКШ администрациясе башлыгына икенчел пошлиналарны куллану мәсьәләсендә киң вәкаләтләр бирелү. Трамп бу чараларның кайчан кертеләчәген һәм аларның күләме нинди булачагын үзе билгели алачак. Моннан тыш, президентка бу чикләүләрдән аерым дәүләтләрне азат итү мөмкинлеге дә бирелә, моның өчен аңа карарны Конгресс белән алдан килештерәсе дә булмый.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз