Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дональд Трамп Россиягә каршы санкцияләрне катгыйландыру ихтималын әйтте
Әгәр РФ лидеры Владимир Путин Украинадагы низагны тәмамлау өчен сөйләшүләргә бармаса, АКШ Россиягә каршы яңа санкцияләр кертергә мөмкин. Америка Кушма Штатлары Президенты Дональд Трамп Ак йортта журналистлар белән әңгәмә вакытында шулай дип белдерде. Бу хакта Bloomberg агентлыгы хәбәр итә.
Шул ук вакытта, Киевка корал бирүне дәвам итүгә килгәндә, Америка лидеры АКШ Хөкүмәтенең «әлеге мәсьәләне өйрәнүен» әйтте, дип яза РБК.
Моннан тыш, Дональд Трамп инануынча, Украина лидеры Владимир Зеленский «тынычлык урнашуын теләсә дә», Россия ягының позициясен белми. «Танго өчен ике кеше кирәк», - дип ачыклык кертте АКШ Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз