news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дональд Трамп: Мин «Төньяк агым-2» газүткәргечен юк иттем

Америка Кушма Штатлары президентлыгына кандидат Дональд Трамп (республикачы) «Төньяк агым-2» газүткәргечен нәкъ менә ул «юк итүе» хакында әйтте. Американың элеккеге лидеры һәм эшкуар демократик партия тарафыннан элегрәк яңгыраган Россия белән элемтәләр турындагы гаепләүләргә шулай дип җавап бирде.

«Белгәнегезчә, мин «Төньяк агым-2» газүткәргечен юк иттем», - диде Трамп журналист Такер Карлсонга биргән интервьюсында. Искәртеп узабыз, яклар Аризона штатындагы Глендейн шәһәрендә очрашты, анда тамашачылар да бар иде.

Трамп демократик партия әгъзалары аны «Россиянең дусты» дип әйтергә, РФ белән хезмәттәшлектә гаепләргә һәм «Россия шпионы» «келәймәсен сугарга» яратуларын билгеләп үтте. АКШ президентлыгына кандидат андый кешеләрне авырулар дип атады.

Спикер икенче «Төньяк агым» газүткәргечен төзү Россиянең мөһим бурычы булуын искәртте. Ул бу корылманы Россиядән Германиягә һәм бөтен Европага таба сузылган дөньядагы иң зур газүткәргеч дип атады.

«Мин аны юк иттем һәм туктаттым», - дип сүзен төгәлләде Трамп.

news_right_1
news_right_2
news_bot