news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дональд Трамп АКШ Президенты сайлауларында җиңде дияргә була

Дональд Трамп АКШ Президенты сайлауларында җиңде дип әйтергә була. Республика партиясеннән кандидат Американың 45 нче Президенты булачак.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Америка Кушма Штатларының 45 нче Президентын сайлауларда тавышларны санау дәвам итә. Әмма инде нәтиҗә билгеле – үзенең көндәшеннән Дональд Трамп алда бара. Мәскәү вакыты белән 10.30 сәгатькә ул выборщиклардан 276 тавыш җыйган, ә аның көндәше, Демократик партиядән булган кандидат Хиллари Клинтонда – 218 тавыш. Калган штатларда тавышларны санау тавыш бирү нәтиҗәләренә инде йогынты ясамаячак, дип яза The New York Times һәм The Washington Post.

АКШ матбугат чаралары бу мәгълүматны яңгыравыклы башисемнәр белән кабул итте. “Трапм тантана итә”, – дип яза АКШтагы иң эре газеталарның икесе дә.

Сайлаучыларның тавышлары буенча аерма зур түгел, Трамп өчен 48 процент халык тавыш бирсә, Клинтон өчен – 47.

Дональд Трамп үзенең кискен чыгышлары белән танылды. Аерым алганда, ул миграцион сәясәтне үзгәртү, АКШка яшәргә килүчеләрнең берсен дә илгә кертмәү яклы. Ул шулай ук Көньяк-Көнчыгыш илләренә күченгән компанияләрне кабат АКШка кайтару өчен ташламалы шартлар тудыру кирәклеге турында әйтә. Халыкара сәясәткә килгәндә, ул террорчыларга каршы аяусыз көрәш алып бару һәм бу мәсьәләдә  Россия белән мөнәсәбәтләрне җайга салу яклы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100