news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов мөселманнары Донбасстагы дин кардәшләренә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрде

Ростов өлкәсе мөселманнары Донбасстагы ислам җәмгыятьләренә сезонлы яшелчәләр җибәрде. Гуманитар ярдәм итеп, үз бакчаларында үстергән яшелчәләрдән ярты тонна помидор, 200 килограмм бәрәңге, кәбестә, шулай ук борыч, баклажан һәм башка күп нәрсәләр озатыла , дип хәбәр ителә Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында.

Ростов өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Наил Коләхмәтов сүзләренчә, беренче чиратта балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтелә. «Махсус хәрби операциянең беренче көннәрендә без балалар ризыгы, памперслар җибәрдек. Аннары өлкәннәр өчен дә азык-төлек белән ярдәм күрсәтә башладык. Ә хәзер Донбассның мохтаҗ кешеләренә җиләк - җимеш һәм яшелчәләр җибәрәбез», - дип сөйләде ул.

Донецк Халык Республикасында дистәгә якын мөселман дини җәмгыяте бар. Ростовтан бу җәмгыятьләргә гуманитар ярдәм атнага 2-3 тапкыр озатыла. Биш тоннадан артык яшелчә һәм җиләк-җимеш җыелган, әмма барысын да берьюлы алып китү мөмкинлеге булмау сәбәпле, азык-төлекне партияләр белән җибәрәләр. Гуманитар ярдәм исемлекләрендә беренче булып өлкәннәр һәм балалы гаиләләр санала. Мөмкинлек булганда, шулай ук балалар йортларына һәм хәрбиләргә ярдәм итәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100