news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Домой" анимацион фильмы халыкара кинофестивальләрдә җиңү яулый

"Домой" мультфильмы - «ФИЛЬМФЭЙ» анимацион студиясе белән Россия Федерациясе халык артисты Ренат Ибраһимовның уртак проекты.

"Домой" анимацион фильмы халыкара кинофестивальләрдә җиңү яулый
mincult.tatarstan.ru

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның FILMFAY анимацион студиясенең «Домой» мультфильмы BANJALUKA Халыкара анимацион кинофестивале программасына кергән. Фестиваль агымдагы елның 24-28 октябрендә Босния һәм Герцеговинада узачак. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Banjaluka – Европада иң мөһим анимацион кино фестивальләренең берсе.

  • «Домой» мультфильмы - «ФИЛЬМФЭЙ» анимацион студиясе белән Россия Федерациясе халык артисты Ренат Ибраһимовның уртак проекты. 600дән артык кадр пластилиннан эшләнгән, Казанның 8 рәссамы ел буе шул картинаны эшләгән. 4,5 минутлык мультфильм тамашачыны Бөек Ватан сугышы елларына алып кереп китә. Мультфильмда «Победа» поезды бөтен ил буйлап йөри һәм солдатларны якыннары белән очраштыра. «Домой» җырын Ренат Ибраһимов башкара.

Күптән түгел әлеге мульфильм «Перерыв на кино» кинофестивалендә «Лучший анимационный фильм» номинациясендә җиңде. Кинофестиваль кысаларында мультфильм Европаның 11 шәһәрендә һәм Россиянең 120 торак пунктында күрсәтелде. Шулай ук ул 3-6 сентябрьдә Казанда узган X Халыкара яшьләр кинофестивалендә "Иң яхшы анимацион фильм" булып танылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100