news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Домодедоводагы Сабан туена җиде меңгә якын кеше килгән

Быел Домодедово шәһәрендә Сабан туе унбишенче тапкыр үткәрелде.

Домодедоводагы Сабан туена җиде меңгә якын кеше килгән
tatar-congress.org

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”). 16 июньдә Домодедовоның “Елочки” паркында XV Сабан туе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Бәйрәмне Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге даими вәкиллеге һәм Мәскәү өлкәсе хөкүмәте ярдәме белән Мәскәү өлкәсенең татар милли үзәге һәм Домодедово шәһәр округы администрациясе оештырган.

Сабантуйның рәсми өлешен Домодедово шәһәре башлыгы Александр Двойных һәм өлкәнең Татар үзәге рәисе Фуад Солтанов ачты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Эмиль Фәйзуллин укыды. Традиция буларак, алдынгыларга Татарстан Республикасы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Домодедово шәһәре администрациясе бүләкләре тапшырылды.

Домодедово халкы һәм килгән кунаклар өчен оештырылган зур концертта Мәскәү, Мәскәү өлкәсе артистлары, шулай ук татар эстрадасы җырчылары Айдар Галимов һәм Сөмбел Билалова чыгыш ясады.

Башка еллардагы кебек үк Домодедово Сабан туе “Мәскәү өлкәсе – безнең уртак йортыбыз” шигаре астында узды. Сабан туе төрле милләт, дин, һөнәр вәкилләрен һәм төрле яшьтәге кешеләрне бергә җыйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100