Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Домодедово шәһәрендә Сабан туе 16 июньдә була
Оештыручылар кунакларны татар гаиләләренең гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырачак.
(Казан, 11 апрель, "Татар-информ"). 16 июньдә Мәскәү өлкәсенең Домодедово шәһәрендә Сабан туе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Сабан туе Домодедоводагы Татар милли-мәдәни автономиясе, Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе, Россия Федерациясенең Татарстандагы вәкаләтле вәкиле, Мәскәү өлкәсе хөкүмәте һәм Домодедово шәһәре администрациясе тарафыннан оештырыла.
Бәйрәм кунакларын татар халкының милли уеннары һәм йолаларыннан торган күңел ачу программасы көтә. Шулай ук милли көрәш турниры, билбау көрәше, Мәскәү һәм Татарстан сәнгать осталары тарафыннан әзерләнгән зур концерт, татар милли ризыклары белән сату итүче ярминкә булачак.
“Чыршылар” паркында Татарстанның Яңа Чишмә районыннан килгән кунаклар кое, келәт, мал-туар һәм кош-корт асрый торган утар кебек татар гаиләсенең көнкүрешен чагылдырган “татар ихатасы” булдырачак. Монда татар халкының милли ризыкларыннан табын әзерләнәчәк һәм Татарстаннан килгән артистларның чыгышы булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз