news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Домодедово шәһәре Сабан туе 1 июльдә була

Оештыручылар кунакларны татар гаиләләренең гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырырга җыеналар.

(Казан,28 июнь,"Татар-информ"). 1 июльдә Мәскәү өлкәсенең Домодедово шәһәрендә Сабан туе узачак.Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. 
  • Ел саен Домодедово Сабан туе төрле милләттән булган 5 меңләп кешене җыя. 
Төп сәхнәдә бәйрәм концерты узачак. Анда Мәскәү һәм Мәскәү яны артистлары һәм иҗат коллективлары, Татарстан кунаклары чыгыш ясар дип көтелә. 
 
Бер мәйданда татар утарын ясау планлаштырыла. Биредә татарларның көнкүреш кирәк-яраклары, милли ризыклары, кул эшләнмәләре, каралтылары белән танышырга мөмкин булачак. Оештыручылар кунакларны татар гаиләләренең гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырырга җыеналар, диелгән әлеге хәбәрдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100