news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Доминиканада юл һәлакәтендә зыян күргән 4 кешене Казанга кайтару турында сөйләшәләр

Автобус белән булган юл-транспорт һәлакәтендә Казаннан дүрт кеше зыян күргән, аларның өчесенең хәлен табиблар авыр дип бәяли.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Доминиканадан Казанга автобус белән булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән дүрт кешене кайтару турында килешү алып бара. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Марат Садыйков зыян күрүчеләрне Доминиканадан Казанга кайтару турында сөйләшүләр алып бара. Аларны Республика клиник хастаханәсенә күчерү планлаштырыла.

Соңгы мәгълүматларга караганда, 26 ноябрьдә автобус белән бәрелешүдә барлыгы 51 кеше зыян күргән, шуларның 41е хастаханәгә китерелгән. Зыян күрүчеләр арасында Казанның дүрт кешесе бар. Казаннан булган өч кеше авыр хәлдә, берсе җиңелчә җәрәхәтләр алган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте 26 ноябрь иртәсендә Игуэй шәһәреннән ерак түгел килеп чыккан. Россия туристлары булган автобус йөк машинасы белән бәрелешкәч әйләнеп каплана. Ул чакта зыян күрүчеләр арасында Казаннан Снежанна һәм Роман Ашмариннар гаиләсе дә булуы ачыкланды. Аларның туганнары агентлыкка Романның табиблар ярдәменә мохтаҗ түгеллеген, ә аның хатынының куллары һәм аяклары имгәнгәнлеген сөйләде.


news_right_1
news_right_2
news_bot