news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Доминиканада авариядә имгәнгән Татарстан кешеләрен Казанга кайтардылар

Төнлә Республика катастрофалар медицинасы үзәге бригадасы зыян күрүчеләрне аэропорттан Республика клиник хастаханәсенә алып кайтты.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Доминика Республикасында туристлар утырган автобус һәм йөк автомобиле катнашындагы авариядә зыян күргән ике татарстанлыны бүген төнлә очкыч белән Мәскәүдән Казанга кайтардылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Юл һәлакәтендә зыян күргән ике кешене бүген төнлә «Казан» Халыкара аэропортына алып кайттылар, шуннан 2.15 сәгатьтә Республика катастрофалар медицинасы үзәге бригадасы аларны Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгенә китерде. Зыян күрүчеләрнең хәле тотрыклы», - дип искәртте ведомствоның матбугат сәркатибе Әлфия Хәсәнова.

Авариядә зыян күргән тагын бер Татарстан кешесен кичә Доминика Республикасыннан Мәскәүгә – Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Н.Приоров исемендәге травматология һәм ортопедия илкүләм тикшеренү үзәгенә кайтардылар.

Зыян күрүчеләрнең дүртенчесе Доминика Республикасы госпиталендә кала. Табиблар аны үз Ватанына кайтару көнен әлегә билгеләмәгән.

«Татар-информ» агентлыгы әлеге юл һәлакәтенең 26 ноябрь иртәсендә килеп чыгуы хакында хәбәр иткән иде инде. Россия туристлары утырган автобус йөк автомобиле белән бәрелешкәннән соң әйләнеп капланган, барлыгы 51 кеше (шуларның дүртесе – татарстанлылар) зыян күргән. Алар арасында Казаннан ирле-хатынлы Снежанна һәм Роман Ашмариннар да бар. Аларның туганнары агентлыкка Романга табиблар ярдәме кирәк булмавы, хатынының исә куллары һәм аяклары җәрәхәтләнүе хакында сөйләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Доминика Республикасында ял иткән вакытта авариягә юлыккан Татарстан туристларын Казанга алып кайтуны оештырырга йөкләмә бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100