news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа уку елыннан беренче сыйныф укучыларына өй эше бирелмәячәк

Яңа уку елыннан беренче сыйныф укучыларына өй эше бирелмәячәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россия мәктәпләренең беренче сыйныф укучылары киләсе уку елы башыннан өй эше алмаячак. РИА Новости агентлыгы танышкан Мәгариф министрлыгы хатында шулай диелә.

Документта әйтелгәнчә, Россия Мәгариф министрлыгы боерыгы беренче сыйныфта өй эшләреннән башка укуны гамәлгә кертә. Шул ук вакытта, элек барлык предметлар буенча өй эшләрен башкаруның суммар вакытын бер сәгать белән чикләгән норма таләпләрдән төшереп калдырылган.

Элегрәк мәгариф министры Сергей Кравцов 2027 елның 1 сентябреннән өлкән сыйныфлар өчен яңа белем бирү стандарты үз көченә керәчәк дип хәбәр иткән иде. Ул укыту программасында үзгәрешләр кертүне күздә тота: укучылар барлык фәннәрне база дәрәҗәсендә генә өйрәнә алачак. Моңа кадәр ике фәнне тирәнтен өйрәнү мәҗбүри иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot