news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Домашний» каналында иң рейтинглы фильмның икенче сезоны башлана 

“Восток-запад” фильмы телеэкраннарга 14 май көнне чыгачак. 

(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Домашний” телеканалының узган ел иң популяр сериалларыннан саналган “Восток-Запад” фильмының икенче сезоны башлана. Телеэкраннарга ул 14 май көнне чыга. Фильмны һәр эш көнендә 21 сәгатьтә карап булачак. 

“Восток-Запад” рус-төрек сериалы - милләтара каршылыкларны һәм чикләрне бозган фильм. Татьяна һәм Кемальнең мәхәббәт тарихы тамашачыларда премьера серияләреннән үк кызыксыну уятты. Ә ахырга таба ул тагын да артты. Бу “Домашний” каналының иң рейтинглы проектларының берсе. Шуңа күрә аны дәвам итәргә уйладык”, - диде СТС Медиа ҖЧҖнең Казан шәһәре буенча аерымланган бүлекчәсе директоры Гөләрә Зарипова фильмның ябык сеансында журналистларга.

Гөләрә Зарипова сүзләренчә, әлеге сериалның беренче сезоны Россия шәһәрләре арасында иң зур рейтингны Казанда җыйган.

  • 2016 елның ноябрендә фильмның беренче сезоны тәмамланган иде. Икенче сезонны тамашачылар зарыгып көткән. Бу хакта телевидениегә килгән мөрәҗәгатьләр сөйли.

“Восток-Запад” фильмы беренче сезондагы кебек үк, 24 сериядән торачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot