news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Алексеевск районында социаль ипотека буенча 96 фатирлы йорт төзелә

Татарстанның Алексеевск районында социаль ипотека буенча 96 фатирлы йорт төзелә
Фото: ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте

Алексеевск районының Алексеевское бистәсе Салих Баттал урамында социаль ипотека программасы буенча 96 фатирлы йорт төзелеше дәвам итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсендә хәбәр итүләренчә, бина дүрт подъездлы һәм, җир астындагысын да кертеп, биш катлы булачак. Проектта 24 - бер, 48 - ике һәм 24 өч бүлмәле фатир каралган. Проектның гомуми мәйданы 7890 квадрат метр тәшкил итә.

Хәзерге вакытта төзүчеләр тышкы һәм эчке диварларны торгызу белән шөгыльләнә. Объектның әзерлеге якынча 20 процент дип бәяләнә.

Элегрәк Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, 2026 елда республикада социаль ипотека программасы буенча 108 йорт төзү ниятләнә. Гомуми мәйданы 57 мең квадрат метрдан артык булган 10 объект файдалануга тапшырылган инде.

Торак төзелешен үстерү һәм торак белән тәэмин итүне арттыру «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты бурычларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot