Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәчкәрә авылындагы сәүдәгәр Үтәмешевлар йорты мәдәни мирас объекты дип табылды
Татарстанның Кукмара районы Мәчкәрә авылында урнашкан сәүдәгәр Үтәмешевлар йорты дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы йомгаклары буенча төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип танылды һәм Россия Федерациясе халыкларының Мәдәни мирас объектлары бердәм дәүләт реестрына кертүгә тәкъдим ителде.
Бина XIX гасырда татар сәүдәгәрләренең иң атаклы династияләреннән берсе - Үтәмешевлар өчен төзелә.
Династиягә нигез салучы Габдулла Габделсәләм улы Үтәмешев беренче гильдия сәүдәгәре була һәм, күренекле татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани бәяләвенчә, «төбәкнең байлыгы, юмартлыгы, дин һәм фәннәрне яратуы белән дан казанган иң зур эшкуары» санала.
Үтәмешевларның Мәчкәрә һәм Казанда туку һәм бәз буяу фабрикалары булган, Үтәмешевның Казандагы мануфактурасы XX гасыр башында Казанның әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре арасына кергән. Сәүдәгәрләр акчасына Казан һәм Нократ губерналарында дистәләгән мәчетләр төзелгән, алар арасында Казанның атаклы «Иске Таш» мәчете дә бар.
Мәчкәрә авылы XVIII гасыр ахырында ук зур сәүдә-сәнәгать үзәге булган һәм үзенең мәдрәсәсе белән дан тоткан. Мәдрәсә Үтәмешевлар ярдәме белән татарның иң мәшһүр уку йортларыннан берсенә әверелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз