Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия һәм Әфганстан арасындагы товар әйләнешендә Татарстан өлеше 10 процент тәшкил иткән
Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге мәгълүматлары буенча, 2026 елның беренче яртыеллыгында Россия һәм Ислам Әмирлеге арасында товар әйләнеше узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2,5 тапкырга арткан һәм 500 миллион долларга якынлашкан. Шул ук вакытта, сәүдә күләмендә Татарстан өлеше 10 процент тәшкил иткән.
Әфганстан ягы тәкъдим иткән статистика буенча, Россия белән Әфганстан арасында товар әйләнеше 2021 елдан арта башлаган (гәрчә 2023 елда - бик нык һәм 2025 елда сизелерлек кимесә дә).
Бу әлеге саннарда ачык күренә:
- 2021 елда - 86 миллион доллар;
- 2022 елда - 170 миллион доллар;
- 2023 елда - 1 миллион доллар;
- 2024 елда - 500 миллион доллар;
- 2025 елда - 400 миллион доллар;
- 2026 елның беренче яртыеллыгында – 500 миллион долларга якын.
Россия һәм Әфганстан статистикасы арасындагы мәгълүматлардагы аерма Россиядән товарларның сизелерлек өлеше Әфганстанга өченче илләр аша килүе белән аңлатыла.
«Россия белән товар әйләнеше, нигездә, нефть продуктлары, агач, он, бодай, көнбагыш мае һәм медикаментлар экспортлау нәтиҗәсендә артты. Гомуми товар әйләнешендә бу товарларның өлеше 90 проценттан артып китә. Әфганстаннан Россиягә коры җиләк-җимеш, яшелчә, минераллар һәм дару үләннәре кертелә», - дип шәрехләде статистик мәгълүматларны Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз