news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Долларның 57 сум булуы һәлакәт түгел, ләкин икътисадка "бәрә" – Александр Ткачев

Россия Авыл хуҗалыгы министры, доллар курсының тиз төшүе Россия икътисадына дәүләтнең экспорт потенциалы төшү белән куркыныч, дип саный.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Россия Авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев доллар курсының тиз төшүе Россия икътисадына дәүләтнең экспорт потенциалы төшү белән куркыныч дип саный. Бу хакта ул бүген “Россия 24” эфирында сөйләгән. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

“Бүген сумның ныгуы һәм ныгуының дәвам итүе безнең экспорт позицияләр өчен, берсүзсез, җитди минус. Бу авыл хуҗалыгына гына түгел, ә сәнәгать һәм икътисадның башка секторларына да кагыла. 57 сумнан доллар – ул һәлакәт түгел, ләкин безнең дәүләт икътисадына "бәрә”, – дип саный министр.

Аның сүзләренчә, мул иген уңышын исәпкә алып, сумның ныгуы орлыкның эчке хакын төшерә.

“Әлбәттә, без без җитди экспортка өметләнгән идек”, –  дип искәрткән хәзер бу эшнең табышлы түгеллеген искә алып, Александр Ткачев.

Бер көн элек Мәскәү биржасында доллар курсы 2015 елның җәеннән беренче тапкыр 57 сумнан түбәнрәк төште. Евро курсы да 60 сум чамасы булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100