Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Доллар биржадан тыш базарда 75 сумга кадәр арзанайды
Доллар бәясе биржадан тыш базарда моннан бер көн элек кисәк күтәрелгәннән соң 75,74 сумга кадәр кимеде. Кичә Америка валютасы дүрт ай эчендә беренче тапкыр 80 сумнан артты.
Сату барышында доллар 75,74 сумга җитте, ә минималь күрсәткеч 75,62 сум тәшкил итте. Евро шулай ук арзанайды – аның бәясе 87,5 сумга кадәр төште, ә Мәскәү вакыты белән 9:30 сәгатьтә валюта 87,1 сумга сатылды.
Бер көн элегрәк доллар биржадан тыш базарда 10 марттан соң беренче тапкыр 80 сумнан артып китте. Ул вакытта Америка валютасы курсы 80 сумга җитте, ә евро 88 сум тәшкил итте.
Россия Банкы тарафыннан 6 июльгә билгеләнгән долларның рәсми курсы 77,22 сум тәшкил итә. Моннан алдагы күрсәткеч белән чагыштырганда ул 70,29 тиенгә кимегән. Евроның рәсми курсы 88,03 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз