news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Доллар курсы бер сумнан артыкка үскән

Brent маркалы нефтьнең бер барреле 2009 елның языннан бирле беренче тапкыр 46 доллардан түбән төшкән

(Мәскәү, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Ольга Пушко). Доллар курсы бу елда беренче тапкыр - 65, евро 77 сумнан арткан, дип күрсәтә Мәскәү биржасы мәгълүматлары.

Доллар курсы Мәскәү вакыты белән 10.38дә 1,9 сумга - 65,1 сумга, евро курсы 2,5 сумга - 77,2 сумга кадәр арткан.

Нефть бәяләре кимү сәбәпле, рубль курсы төшә. Бүген Brent маркалы нефтьнең барреле 4,6 процентка - 45,3 долларга кадәр төшкән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot