news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Доллар курсы 87,73 сумга кадәр төшкән

Сәүдә ачылышында доллар курсы 87,73 сумга кадәр яки 7 тиенгә төшкән. Бу турыда Мәскәү биржасы мәгълүматларыннан билгеле булды.

Шул ук вакытта евро курсы, киресенчә, артты һәм 95,85 сум булды. Моннан алдагы көнгә караганда, ул 3,75 тиенгә арткан.

Шулай ук юань да 0,25 тиенгә артып, 12,193 сум булган.

Искәртик, кичә сәүдә ачылышы рубльнең долларга карата төшүе белән башланды. Доллар курсы 88,37 сумга, ә евро 96,34 сумга кадәр күтәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot