Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Доллар курсы 80 сумнан артып китте
Forex Халыкара валюта базарында долларның курсы 80 сумнан югары күтәрелде. Investing мәгълүматлары буенча, Мәскәү вакыты белән 11:47 сәгатьтә доллар 3,96 процентка үскән һәм 80,375 сум тәшкил итә. Америка валютасы 2026 елның 3 апреленнән 80 сумнан югарырак күтәрелмәгән, дип хәбәр итә «РБК».
Үзәк банк дүшәмбе, 6 июльгә, рәсми курс билгеләде: доллар – 77,2264 сум, евро – 88,0304 сум, юань – 11,3803 сум.
ПСБ аналитика һәм экспертиза үзәге идарәче эксперты Денис Попов валюта базарында чит ил валютасына ихтыяҗ көчәя, һәм ул урта сроклы характерда булырга мөмкин, дип билгеләде.
Аның бәяләвенчә, рубльгә басым берьюлы берничә фактор белән бәйле: нефть продуктлары импорты, спекулятив активлыкның үсүе, отышлырак курс билгеләргә омтылучы импортерлар ягыннан ихтыяҗның сезонлы артуы, шулай ук инфляция көтүләренең көчәюе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз