news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Доллар курсы 67 сумнан артып китте

Мәскәү биржасында торг барышында Америка валютасы 67,02 сумга җиткән.

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Доллар курсы дүшәмбе, 19 августта, 2019 елның 14 февраленнән беренче тапкыр 67 сумнан артып китте. Шул хакта сәүдә белешмәләре раслый. Бу хакта «Известия» яза.

Мәскәү биржасында торг барышында Америка валютасы 67,02 сумга җиткән.

14 августта доллар курсы 3 майдан беренче тапкыр 66 сумнан артып киткән иде.

8 августта АКШ президенты Дональд Трамп доллар курсы тотрыклылыгына һәм, аның фикеренчә, федераль резерв системасының (ФРС) процент ставкасы артык югары булуына канәгатьсезлек белдергән. Аның сүзләренчә, килеп туган икътисади вазгыять Boeing, Caterpillar, John Deere кебек Америка җитештерүчеләренең һәм башка компанияләрнең көндәшлеккә сәләтен кыенлаштыра.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot