Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Доллар курсы 65,2 сумга җитте
Россия валютасының арзанаюына Америка сенаторларының тәкъдиме сәбәп булды.
(Казан, 9 август, "Татар-информ"). Узган чәршәмбедә Россия валютасы курсы 2016 елгы дәрәҗәгә төште. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Әйтик, доллар курсы – 65,2; евро курсы 75,58 сум булды. Кичә шулай ук нефтьнең бер барреле 72 сумга кадәр төште, бу да үз чиратында Россия валютасына тискәре йогынты ясады. Нәтиҗәдә, Мәскәү вакыты белән 23:59 сәгатьтә доллар - 2,05 сумга (65,55 сумга кадәр), евро 2,47 сумга (76,12 сумга кадәр) кыйммәтләнде.
Россия валютасының арзанаюына Америка сенаторларының инициативасы сәбәп булды. Алар Конгресс каравына Россиягә каршы яңа санкцияләр (ул РФ һәм Россия дәүләт банкларының бурычына бәйле санкцияләрне дә үз эченә ала) кертүне күздә тоткан закон проекты тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз