news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Доллар курсы 59 сумнан, евро 60 сумнан түбәнрәк төште

Рубль пәнҗешәмбе көнне Мәскәү биржасы сәүдәсендә ышанычлы үсеш күрсәтте. «Российская газета» шул турыда яза.

«Иртәгә» исәбе белән, Мәскәү вакыты буенча 15.25 сәгатькә доллар – 1,76 сумга арзанаеп, 58,99 сумга кадәр, ә евро – 1,98 сумга кимеп, 59,69 сумга кадәр төшкән.

Россия Үзәк банкы 17 августтан доллар өчен 61,4247 сум, евро өчен 62,3551 сум күләмендә рәсми валюта курсларын билгеләде.

Моңарчы, 18 августта Үзәк Банкның «Финансовая культура» мәгълүмати-агарту басмасы доллар һәм евро кебек чит ил валютасында акчаны саклау ышанычлы булмавын хәбәр иткән иде. Басмада язылганча, банкларга доллар счетларын тоту отышлы түгел, чөнки бу акчалар әйләнештә йөрми, ә санкцияләрне катгыйландырган очракта бу акчалар белән идарә итү тагын да катлаулырак булачак. Нәтиҗәдә, банклар клиентлар өчен отышлы булмаган процентлар һәм комиссияләр билгели.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100