news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Доллар курсы 2022 елның мартыннан бирле беренче тапкыр 103 сумнан артып китте

Доллар курсы 2022 елның мартыннан бирле беренче тапкыр 103 сумнан артып китте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Сатулар барышында АКШ долларының Россия сумына карата курсы 103 сумнан артып китте. Бу 2022 елның мартыннан бирле рекордлы күрсәткеч. Бу Forex мәгълүматларыннан билгеле булды.

11:06 сәгатькә (Мәскәү вакыты белән) булган мәгълүматлар нигезендә, Америка валютасы 1,9 процентка – 103,225 сумга кадәр артты.

11:21 сәгатькә (Мәскәү вакыты белән) исә доллар үсешен тизләтте (+1,92 процент) һәм 103,246 сумга җитте.

Исегезгә төшерик, моңарчы Америка валютасының рәсми курсы 100 сумнан артып китте.

news_right_1
news_right_2
news_bot