news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Доллар курсы 11 гыйнварга 22 тиенгә кимегән

11 гыйнварда бер доллар 66,86 сум торачак.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Банкы долларның рәсми курсын иртәгә 21,9 тиенгә киметте. Әлеге мәгълүматлар регулятор сайтында китерелә.

11 гыйнварда доллар бәясе 66,86 сумны тәшкил итәчәк. Бүген Америка валютасының бәясе 67,07 сумны тәшкил итте.

Евроның рәсми курсы 30,39 тиенгә арткан һәм шул рәвешле 77,21 сум булган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot